Берәмләп һәм күпләп сату өлкәсендә хезмәт куйган 103 татарстанлы эшсез дип танылды

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

18 нче майдан алып, 24 нче майга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр берәмләп һәм күпләп сату өлкәсендә - 103 кеше, шулай ук эшкәртү җитештерү өлкәсендә - 81 кеше.

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эшсез дип танылучылар саны түбәндәгечә билгеләнә:

белем бирү – 20, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагыннан – 41, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 36, энергетика тармагыннан – 24, коммуналь хезмәтләрдән – 34, сәламәтлекне саклаудан – 28, төзелештән – 37, авыл хуҗалыгыннан – 10, дәүләт хезмәтеннән – 26, финанс эшчәнлегеннән – 34, кунакханә бизнесыннан – 10, файдалы казылмалар табудан – 12 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International