2016 нчы елның 24 нче май көненә Казанда эшсезләр саны кимеп, 5194 кешене тәшкил итә. Бу сан үткән атна белән чагыштырганда 130 кешегә кимрәк.
Шулай ук эшсезләр саны Яр Чаллыда, Түбән Камада, Яшел Үзәндә, һәм Алабугада кимеде. Соңгы мәгълүматларга караганда, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 2451, 1234, 769 һәм 466 эшсез кеше исәптә тора.