Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, «Уңыш юлы» проекты кысаларында бәйрәм оештырылды. Биредә мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Җиде таҗлы чәчәк» исемле ял һәм тернәкләндерү чарасы үтте.
Жан җылысына һәм аңлауга мохтаҗ үзенчәлекле балалар әти-әниләре белән бергә биремнәр үтәп, тылсымлы чәчәкнең төрле төстәге җиде таҗын җыйды: табышмакларга җавап бирде, шигырьләр сөйләде, конкурсларда катнашты, яраткан җырларны җырлады һәм биюләр башкарды. Әлеге алымнар чарада катнашучылар өчен уңайлы бәйрәм атмосферасын тудырырга ярдәм итте.
Барлык катнашучыларга якты хисләр, яңа кичерешләр һәм «Җиде таҗлы чәчәк» исемле буяу китапчыклары тапшырылды.