45 социаль хезмәткәр беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча укулар үтте

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

23 нче һәм 24 нче май көннәрендә Алабуганың "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында  беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча укулар үтте. 

Ике көнлек курсны Менделеевск һәм Алабуганың 45 социаль хезмәткәре узды. 

Укытучы аңлаешлы формада беренче медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләрен яктыртты,  белгечләрне гамәли күнекмәләргә өйрәтте. 

Курслар азагында  социаль хезмәткәрләр зачет тапшырып, сертификатлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International