Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара узды.
Үзәк карамагындагы балалар әти-әниләре һәм килгән кунаклар белән спорт уеннарында көч сынашты.
Бәйрәмнең дәвамында үзәк территориясендә хезмәт десанты узды. Ике команда клумбаларга чәчәк утыртты, уен җиһазларын буяды.
Чара ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды.