Волонтерлар Яр Чаллының "Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләрне командада эшләргә өйрәтте

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен студент-волонтерлар уен формасында чара оештырды. 

Учреждение педагоглары сүзләренә караганда, бу чара рус халык  әкиятләре турында балаларның белемен ныгыту,  игелекле эшләргә өндәү,  командада үзләрен тотарга өйрәтү максат белән узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International