1050 казанлы вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Мега” сәүдә үзәгендә узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады. 

Ярминкәдә катнашучы 30 предприятие 1633 вакансия тәкъдим итте. Биредә шулай ук махсус "Минем хыялдагы эш" зонасы да оештырылган иде. 

Биредә 1050 кеше катнашты, аларның 137сенә алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International