Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Яр Чаллыда булып кайтты.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ул гражданнарны кабул итте.
Кабул итү барышында ведомство җитәкчесе халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендәге гражданнарның сорауларына җавап бирде.