Шушы көннәрдә Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә яшүсмерләрне җәйге ял вакытында эшкә урнаштыру буенча чираттагы түгәрәк өстәл утырышы узды.
Биредә мәгариф учреждениеләренннән 40тан артык вакил катнашты.
Утырыш барышында укучыларның ялын оештыру, аларның мәшгульлеген тәэмин итү, мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьларын ачу мәсьәләре каралды.
Җәйге чорда 1800 яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла. Укучылар белем бирү учреждениеләр базасында эшче ярдәмче буларак эшләячәк.