Ютазыда эшсезләргә 25 вакансия тәкъдим ителде

2016 елның 20 мае, җомга

Бүген Ютазы районы мәдәният йортында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.

Чарада районның 6 предприятиесе һәм оешмасы катнашты. Алар арасында ААҖ "Электросоединитель", ҖЧҖ "Волма-Абсалямово", ҖЧҖ "Урыссу тимер-бетон эшләнмәләр заводы", ҖЧҖ "Урыссу электр-механика заводы", ҖЧҖ "Экосистема" һәм башкалар.

Предприятиеләр 26 вакансия тәкъдим итте. 

Ярминкәдә 31 кеше катнашты. Чара йомгаклары буенча 6 кеше алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International