Бүген Казан шәһәре Совет районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә кече вакансияләр ярминкәсе узды.
Чара предприятие һәм оешмаларның кадралар бүлеге белгечләре белән берлектә оештырылды.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 272 эшсез граждан катнашты. Чара барышында катнашучылар хезмәт базарында барлыкка килгән торыш, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим итә торган хезмәтләр белән танышты.
Ярминкә нәтиҗәләре буенча 19 кеше алга таба эшкә урнашу өчен юллама алды.