Әлмәттә вакансияләр ярминкәсендә 136 кеше катнашты

2016 елның 20 мае, җомга

Кичә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. 

Чарада районның 12 оешмасы катнашты. Алар: МУП "ГУАД", ААҖ "АЛНАС", Әлмәт районы  мәгариф Идарәсе, ҖЧҖ "Әлмәт машина төзү заводы", ҖЧҖ "Санаторий-профилакторий "Здоровье", ҖЧҖ "Паллада",  МУП "Әлмәт троллейбус идарәсе",  ИП Снегирев (строймаркет "Color"), ҖЧҖ "Альянс+" һәм башкалар.

Эш бирүчеләр барлыгы 260тан артык вакансия тәкъдим итте.

Ярминкәдә 136 кеше катнашты. Чара йомгаклары буенча 10 кеше алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды. 30 граждан курсларда укырга теләк белдерде, 10ысы һөнәри юнәлеш бирүче тест узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International