Кичә Яр Чаллы шәһәренең “КАМАЗ” мәдәният сараенда вакантлы эш урыннары ярминкәсе үтте. Анда эш эзләүчеләр, шул исәптән мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар катнашты. Эш эзләүчеләр белән очрашуга шәһәрнең 17 оешмасыннан кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре килде: АҖ “Камснаб”, ҖЧҖ ҖБ “Начало”, ҖЧҖ “Кама тимерчесе”, ҖЧҖ “Газобетон”, ТР Хәрби комиссариаты бүлекләре, ҖЧҖ “Домкор Индустрия”, ҖЧҖ “Содексо ЕвроАзия” һ.б.
Эш бирүчеләр түбәндәге эш урыннарын тәкъдим итте: бүлек башлыгы, баш механик, инженер-программчы, инженер-конструктор, инженер-технолог, баш технолог, фельдшер, маркетолог, пешекче, тегүче, автобус йөртүче, кассир, камыр эшләнмәләре остасы, бульдозер машинисты, оператор, электромонтер, буяучы, автоэлектрик, кран машинисты, тракторчы, кухня эшчесе, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы һ.б.
Шулай ук биредә Яр Чаллы шәһәре халыкны эн белән тәэмин итү үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде. Бүгенге көндә анда барлыгы 2900 буш эш урыны теркәлгән.
Ярминкәдә 182 кеше катнашты, шуларның 14енә алга таба эшкә урнашу өчен юлланма бирелде.