Вахитов районында 17 эшсез граждан алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Кичә Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан кече вакансияләр ярминкәсе оештырылды.

Әлеге чарада шәһәрнең 5 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты.

Биредә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре гражданнарга хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү, һөнәри укыту һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр уздырды.

Кече ярминкәдә барлыгы 302 кеше катнашты, шуларның 17се алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International