Гаиләләр өчен чара Мамадышның "Кайгырту" үзәге белгечләре тарафыннан оештырылды

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Мамадышның "Кайгырту" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре карамактагы күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрне, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әти-әниләрне Халыкара гаилә көненә багышланган чарага җыйды. 

Әлеге чара гаилә эчендә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында узды. 

Социаль педагоглар балалар өчен уеннар һәм викториналар, психологлар гаиләләр өчен әңгәмәләр үткәрде. 

Чара агач утырту белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International