Үткән атнада республикада эшсезләр саны кимеде

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

17 нче май көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17383 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 574 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,84% күрсәткечен тәшкил итә.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 29059га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2840 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 645 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 266сы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 75 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International