Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

2016 нчы елның 17нче май көненә Яр Чаллыда теркәлгән эшсезләр саны 192гә кимеп, 2544 кешене тәшкил итә.

Шулай ук эшсезләр саны Алабугада, Менделеевскта һәм Кама Аланында кимеде. Соңгы мәгълүматларга караганда, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә 478, 148 һәм 250 эшсез кеше тора.

Яшел Үзәндә - 8, Түбән Камада - 15, Чистайда 5 кешегә эшсез гражданнар саны артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International