11 нче майдан алып, 17 нче майга кадәр вакыт аралыгында ресубликада иң күп эштән китүчеләр берәмләп һәм күпләп сату өлкәсендә - 83 кеше, шулай ук эшкәртү сәнәгате өлкәсендә - 66 кеше.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эшсез дип танылучылар саны түбәндәгечә билгеләнә:
белем бирү – 32, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагыннан – 37, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 35, энергетика тармагыннан – 33, коммуналь хезмәтләрдән – 31, сәламәтлекне саклаудан – 12, төзелештән – 30, авыл хуҗалыгыннан – 18, дәүләт хезмәтеннән – 24, финанс эшчәнлегеннән – 35, кунакханә бизнесыннан – 10, файдалы казылмалар табудан – 9 кеше эшеләреннән азат ителгән.