Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Зәкиев һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Шәфыйкова Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты.
Алар биредә яшәүче Имәметдинова Мәймүнә Әхкыйям кызын Җиңү Көне белән котлады.
Тыл хезмәтчәне Мәймүнә Әхкыйям кызы үз тормышы, Бөек Ватан сугышы еллары турында сөйләде. Дустанә әңгәмәдән соң кунаклар ветераннар бүлмәсен, учреждение территориясен карады.