"Җиңү язы" акциясе кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы карамактагы 10 бала өчен "Буыннар очрашуы" чарасын үткәрде.
Чараның максаты балигъ булмаганнарда әхлакый-гражданлык хисе формалаштыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлык һәм ныклыгы өчен горурлык хисләре тәрбияләү.