Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү алдыннан район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Хезмәт даны" сәяхәте оештырды.
Чара Икмәк мәйданыннан һәлак булучылар хөрмәтенә куелган мемориалга кадәр виртуаль экскурсия белән башланып китте. Бер минут тынлыктан соң сугыш вакыйгалары фоторәсемнәре күрсәттелде. Аннан фронтка акча җыелган документлар, гәҗиттә чыгарылган мәкаләләр тәкъдим ителде.