Бу көннәрдә "Замандаш" клубы әгъзалары Азнакайның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы өлкәннәр өчен "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" савыктыру чарасы үткәрде.
Чара барлык катнашучылар өечн саф һавада физик күнегүләр ясау белән башланып китте. Аннан соң клуб әгъзалары ике командага бүленеп эстафеталарда һәм уеннарда ярышты.