Бөгелмәнең "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Ярдәм" клубы әгъзалары белән берлектә өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагылар өчен концерт оештырды.
Чара Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде.
Өлкән буын вәкилләре бик теләп балаларның җырлар һәм шигырьләр формасында котлавын тыңланды, игътибарлы булганнары өчен рәхмәтләрен җиткерде.