«Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр Габдулла Тукай музеенда булып кайтты

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Питрәчнең “Шатлык” балалар һәм яшәүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар Арча районы Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музеенда булып кайтты.

Музей хезмәткәрләре әдәби-мемориаль комплекс буенча экскурсия үткәрде. Бөек язучының тормыш юлы турында кызыклы фактлар сөйләде. Аннары музей каршындагы бакчада сәяхәт оештырды.

Балалар шатлыклары моның белән генә чикләнмәде. Алар юлын Сәгъди абый яшәгән йортта дәвам итте.

Сәяхәттән алган тәэсирләр һичшиксез балаларның күңелләрендә сакланыр, дип ышана приют тәрбиячеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International