Буаның“Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Халыкара гаилә көне уңаеннан “Преодоление” һәм “Радуга” клубы әгъзалары өчен чара уздырды.
Хезмәткәрләр чараны нәсел агачын өйрәнү һәм төзүгә багышлады. Монда балалар “Үзеңнең нәселеңне беләсеңме” дигән викторинада катнашты, сорауларга җавап биреп, психологик күнегүләр эшләде, гаилә фотоларын күрсәтеп, туганлык җепләтен аңлатты.
Чара ахырында һәр бала нәсел агачын төзеде.