15 майда Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көн белән бәйле рәвештә Министрлык кармагындагы учреждениеләрендә тематик чаралар үтә.
Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы социаль хезмәткәрләр белән СПИДка кагылышлы сораулар буенча тематик чара уздырды.
"Балаларга СПИД турында" - шундый исем астында Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә әңгәмә узды.
Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шулай ук ВИЧ/СПИД темасына лекция үткәрелде.
Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә "Куркынычсызлык – безнең сайлау" мәгърифәти чара оештырылды.
Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәткәрләр өчен ВИЧ-инфекция турында лекция узды һ.б.