Бүген районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин социаль хезмәткәрләр белән җыелыш оештырды.
Әлеге җыелыш барышында 2016 елның үткән айларына нәтиҗә ясалды һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге үзгәрешләр белән таныштырылды.