Әтнәнең "Изгелек" үзәгендә гаилә көне узды

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

Әтнәнең "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән чараларга зур игътибар бирә. Традиция буенча чаралар районның социаль участокларында үтә. Бу елны мәдәният бүлеге һәм Яңа Әтнә мәдәният йорты хезмәткәрләре Түбән кое авыл җирлегендә чара оештырды. 

Бәйрәмнең төп максаты - гаиләнең иң кыйммәтле нәрсә икәнен күрсәтү, аны сакларга, кадерен белергә өндәү. 

Бәйрәм барышында катнашучылар гаиләдә булган иң куанычлы вакытларын сөйләде. Балалар үзләренең киләчәге турында хыялланды. 

Чара "Дуслык җыры"н башкару белән тәмамланды. Биредә аз керемле 10 гаилә катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International