Министрлык карамагындагы учрежденияләр "Урман утырту көне"нә кушылды

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

Министрлык карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре "Урман утырту көне" республика табигать саклау акциясенә кушылды. 

Мәсәлән, Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә агач үсентеләре утыртты. 

Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территориясендә "Шәфкатьлелек һәм Мәрхәмәтлек аллесы" булдырылды. 

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында  шулай ук, агачлар утырттылар, аларга Бөек Ватан сугышы ветераннары исемнәре элделәр. 

Моннан тыш, акция Кайбыч һәм Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларында, Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә, Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә, Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә, Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында, Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Минзәләнең"Тургай"  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һәм башка учрежденияләрдә узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International