Шушы көннәрдә Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Бөтенроссия «Җиңү урманы» акциясе кысаларында вафат булган дүрт сугыш һәм ике тыл хезмәтчәне ветераны хөрмәтенә алты миләш агачы утыртылды.
Чарада Буа муниципаль район башлыгы Айзат Айзатуллов, попечителләр советы рәисе, социаль үсеш буенча башкарма комитет башлыгы урынбасары Илдус Гиззатов, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет башлыгы урынбасары Лилия Садретдинова, Буа ветеринар көллияте студентлары катнашты.