"Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе кысаларында Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге территориясендә хезмәткәрләр һәм карамактагы балалар шәһәрнең социаль яклау Идарәсе башлыгы Галина Каширина җитәкчелегендә нарат, миләш һәм чия утырттылар.
Шулай ук акция кысаларында балалар белән һәр кеше үз агачын утыртып, урманнарны саклау, яшелләндерүгә өлешен кертә алу турында әңгәмә үткәрелде.
Акциядә барлыгы 15 кеше катнашты.