Совет районында яшәүче эшсезләргә вакансияләр тәкъдим итәчәкләр

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

18 май көнне Казанның Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Бу чарада түбәндәге предприятиеләр катнашыр дип көтелә: ҖЧҖ КПАТП №9, ААҖ "Казан төзелеш материаллары комбинаты" һәм ҖАҖ "Таттелеком".

Ихтыяҗ контакт-үзәк операторы, телемаркетинг бүлеге операторы, автобус йөртүчесе, автоэлектрик, автомобильләр ремонтлау буенча слесарь, штукатур-маляр, слесарь-электрик һәм башкаларга зур.

Ярминкә Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 13а йорт адресы буенча уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International