Шушы көннәрдә Кама Тамагының "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Урман утырту көне" республика табигать саклау акциясе кысаларында хезмәт буенча инструктор Әлфия Гимадеева һәм психолог Маргарита Матвеева Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә алуга багышланган чара үткәрде.
Чарага сугыш ветераны Николай Матвеевич, Кама Тамагы депутаты Владимир Сороковнин, "Идел таңнары" район газетасы вәкиле, "Ачкыч" волонтерлар берләшмәсе, Кама Тамагының татар мәктәбе укучылары һәм социаль тернәкләндерү бүлегендә тернәкләнү үтүчеләр катнашты.
Чара ахырында "Богородский рай" үзәге бакчасында агачлар утыртылды.