Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 25 ел

2016 елның 13 мае, җомга

Бүген Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 25 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Әлеге бәйрәмдә халыкны эш белән тәэмин итүгә үз өлешен керткән шәһәрнең эре предприятиеләре һәм уку йортлары вәкилләре катнашты.

Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Хезмәткәрләр, ветераннар һәм куналар өчен мәшгульлек хезмәте эшчәнлеге турында видеоязмалар күрсәтелде. Тармак белгечләре мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International