Шушы көннәрдә Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган музыкаль чара узды.
Чарада катнашучылар сугыш әсәрләренең барыкка килү тарихы белән танышты. Биредә шулай ук сугыш чоры җырлары башкарылды. Бәйрәм "Җиңү көне" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.