Бөгелмә приютында тәрбияләнүчеләр спорт уеннарында катнашты

2016 елның 13 мае, җомга

Шушы көннәрдә татар-төрек лицее укучылары Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән берлектә спорт уеннарында катнашты.

Уеннар, үз чиратында, сәламәтлекне,  ихтыяр көчен, физик камиллекне ныгытуга юнәлтелген иде. 

Үзәк белгечләре сүзләренә карганда,  малайлар һәм кызлар өчен спорт –  җиңүгә яки җиңелүгә карамастан ниятләрне тормышка ашыру мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International