Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Халыкара гаилә көне уңаеннан котлавы

2016 елның 15 мае, якшәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара гаилә көне белән тәбрик итәм.

Элек-электән гаилә һәр кешенең тормышта терәге, рухи һәм мәдәни кыйммәтләр сакчысы булган һәм кала бирә. Нәкъ менә гаиләдә баланың характеры һәм мәнфәгатьләре формалаша, әхлакый юнәлешләре салына, хезмәт сөючәнлек һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләнә. Шуңа күрә без гаилә традицияләрен кадерләргә, сакларга һәм буыннан-буынга тапшырырга тиеш.

Татарстан Республикасының социаль сәясәте гаилә институтын ныгытуга, шулай ук гарантияләрен тәэмин итүгә, аның тотрыклылагын саклауга һәм уңышлы үстерүгә юнәлтелгән. Узган елда гына социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тарафыннан 44,5 мең гаиләгә социаль, хокукый һәм матди ярдәм күрсәтелде. Балалы гаиләләргә ярдәмнең гомуми күләме 1,86 млрд. сумны тәшкил итте.

Халыкара гаилә көнендә барлык татарстанлыларга тынычлык сәламәтлек, иминлек һәм гармония телим. Янәшәгездә һәрвакыт якын кешеләрегез, гаиләгез булысын.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International