Кичә Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада ААҖ "Таттелеком" вәкилләре катнашты. Алар эш эзләүчеләргә сату бүлегендә 15 вакантлы эш урыны тәкъдим итте.
Ярминкә нәтиҗәләренә килгәндә, биредә белгечләр 30 кешегә консультатив ярдәм күрсәтте, 4 кешгә алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар тапшырды.