Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре хәйрия акциясендә катнашты

2016 елның 13 мае, җомга

Бүген Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Балалар тормышын сакла" хәйрия акциясендә катнашты. 

Учреждение хезмәткәрләре сүзләренә караганда, операциягә мохтаҗ булган балаларга төрле яклап ярдәм күрсәтү шәһәр җәмәгатьчелеге һәм мәшгульлек хезмәтенең аеруча борчый торган мәсьәләсе булып тора. 

Әлеге акция барышында Ландыш Ибрагимова өчен акча җыелды һәм кызның әнисенә тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International