Алабуганың интернат-йортында "Ветераннар аллеясы" булдырылды

2016 елның 13 мае, җомга

Бүген Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яшел Үзән һәм Алабуга ветераннары катнашында "Ветераннар аллеясы" утыртылды. Биредә шулай ук башкарма комитет һәм районның социаль яклау вәкилләре, Шәһәр Советы депутатлары, Күзәтчелек советы рәисе катнашты.

Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү, "Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру, "Урман утырту көне" табигатьне саклау республика акциясе кысаларында узды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International