Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Бөтенроссия экологик акциясе "Урман утырту көне"нә кушылды. Әлеге акциянең төп максаты - урман ресурсларын саклау һәм арттыру.
Район башлыгы Геннадий Емельянов белән берлектә учреждениедә яшәүче өлкәннәр, "Алтын яшь" отряд волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә истәлекле чыршылар утыртты.