Бүген Яшел Үзәннең "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында "Гаилә учагы" бәйрәм чарасы узды.
Әлеге бәйрәмгә социаль хезмәтләр алучы гаиләләр чыкырылган иде.
Чараны белгечләр командасы: педагоглар, психологлар һәм хезмәт буенча инструкторлар алып барды. Кунакларга "Сезнең гаилә" видеоязмасы тәкъдим ителде, аннан соң эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелде. Шулай ук биредә гаиләләр курчаклар ясау бөенча мастер-класста катнашты.
Чара ахырында катнашучылар спонсорлардан татлы бүләкләр алды.