Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында агач урытуга багышланган чаралар узды. Әлеге чаралар кысаларында интернат-йорт территориясендә, "Шәфкатьлелек һәм Мәрхәмәтлек Аллесы"нда ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары исеме атлаган агачлар утыртылды.
Чаралар Бөтенроссия "Җиңү урманы" экологик-патриотик проекты, "Безнең кадерле ветеран" республика социаль-гуманитар акциясе һәм традицион табигатьне саклау "Урман утырту көне" кысаларында узды.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый масштаблы чаралар интернат-йортларда яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар булдыру, шулай ук яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән.