Бөгелмәнең "Ялкын" приюты яшьләр фестивалендә икенче урынны яулады

2016 елның 13 мае, җомга

Кичә Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре "Минем альтернатива" яшьләр фестивалендә катнашты. Әлеге фестиваль  X Бөтенроссия "Милләтнең сәламәтлеге – Россиянең гөрләп үсү нигезе" форумы кысаларында Мәскәү шәһәрендә узды. 

Белгечләр "Без хәтерлибез – без хөрмәт итәбез" проекты белән конкурсның финалында чыгыш ясады. 

Жюри карары буенча учреждение "Ышаныч! Ватан! Җиңү!" номинациясендә 2 нче урынны яулады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International