Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чара Яр Чаллының "Асылташ" приютында узды

2016 елның 13 мае, җомга

Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Дөньякүләм СПИДтан үлүчеләр хәтер көне уңаеннан урта һәм өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр өчен чара узды. Максаты - яшьләр арасында куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыру, балигъ булмаганнар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

Видеоязмалар ярдәмендә барган әңгәмәдә балалар сәламәтлеккә җавапсыз караган очракта нәрсә булырга мөмкин һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару ни өчен мөһим икәнлеге турында белде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International