Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эшлекле сәфәр белән Чирмешән районында булып кайтты.
Эшлекле визит барышында министр гражданнарны кабул итте, инвалидларны реабилитацияләү, эшкә урнаштыру, балалар пособиеләрен түләү мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирде. Аннан соң Эльмира Зарипова һәм район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә, “Игелекле йөрәк“ социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 42нче бүлекчәсендә, социаль яклау бүлегендә, “Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты“ дәүләт автоном учреждениесендә булдылар.