Чаллыда яшәүче 183 кеше вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2016 елның 13 мае, җомга

Кичә Яр Чаллы шәһәренең “КАМАЗ” мәдәният сараенда вакансияләр ярминкәсе үтте. Анда шәһәрнең мәшгульлек үзәгендә хисапта торучы эшсез гражданнар  һәм эш табарга теләгән кеше катнаша алды.

Эш эзләүчеләр белән очрашуга  шәһәрнең 13 оешмасыннан кадрлар белән эшләү бүлеге килгән иде: ҖЧҖ “Глобаль Ярашканлык”, ҖЧҖ “РариТЭК”, ҖЧҖ “Чаллы икмәге сәүдә йорты”, ҖЧҖ “М-групп ТРЭЙД”, МУҖ “Электр транспорты”, ҖЧҖ “АС-Трим”, ҖЧҖ “Содексо ЕвроАзия” һ.б.

Эш бирүчеләр түбәндәге буш эш урыннарын тәкъдим итте: икътисадчы, метрология буенча инженер, тәрҗемәче, йөртүче-экспедитор, автобус йөртүче, машина йөртүче, пешекче, кассир, камыр эшләнмәләре остасы, моторчы, тимерче, буяучы, сәнәгый товарлар сатучы, стропальщик, яшел хуҗалык эшчесе, электр белән эретеп ябыштыручы, автоэлектрик, токарь, слесарь-көйләүче, формалаучы, кухня эшчесе, укчы, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы һ.б.

Шулай ук ярминкәдә катнашучыларга Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде, бүгенге көндә аларның саны 2600дән артып китә. Ярминкәнең эшендә мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы катнашты, кызыксындырган буш эш урыннары буенча 34 кеше консультация алды. Ярминкәдә 183 кеше катнашты, шуның 11нә алга таба эшкә урнашу өчен юлланма бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International