Мамадышның "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлегендә 25 апрельдән 18 майга кадәр тернәкләнү үтүче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән районның җитәкчеләре һәм белгечләре мәгълүмати-консультатив очрашу үткәрде.
Очрашуда шулай ук Мамадыш районы башкарма комитет рәисе Салават Гыймранов, пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Шамил Хәсәнов, Үзәк хастаханә баш табибы урынбасары Рамил Галиев, идарәче компания вәкиле Илнур Кашапов, ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талипова, социаль яклау буенча белгечләр катнашты.