Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт күнекмәләрен формалаштыруга зур игътибар бирелә.
Шушы көннәрдә өлкән һәм урта төркемнәрдә тәрбияләнүчеләрне хезмәткә тарту максаты белән "Хезмәт десанты" чарасы узды.
Хезмәт аша педагоглар балаларда тере табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләргә тырышты.