Саба районының Министрлык карамагындагы учреждение белгечләре "Җиңү язы" акциясендә катнашты

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Җиңү Көне алдыннан Саба районының министрлык карамагындагы социаль учреждениеләр белгечләре тематик чаралар оештырды.

Шулай итеп, "Җиңү язы" атналыгы кысаларында  Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын Мишә авыл җирлеге вәкилләре котлады. 

Моннан тыш, интернат-йорт карамагындагылар  учреждение территориясендә агачлар утыртты һәм өмә оештырды. 

Май аенда шулай ук Сабаның "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан түбәндәге чаралар үткәрелә: Бөек Ватан сугышына багышланган мемориаллар һәм һәйкәлләрдә булу, сугыш ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең һәм ветераннарның тол калган хатыннарының йорт яны территорияләрен җыештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International